Ветеран өйдә котлаулар кабул итте

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Емельянов 90 яшьлеген билгеләп үтте. 
Бу көнне юбиляр кунаклар кабул итте. Алар арасында «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та бар иде. Ул шәхсән үз исеменнән һәм муниципаль район башлыгы исеменнән юбилярны җылы котлады һәм аңа ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, озын гомер һәм һәрвакыт шулай шат күңелле булып калуын теләде. Шундый олы яшьтә булуына да карамас­тан, ветеран төз гәүдәле, энергияле, аралашучан кеше. Журналистлар өчен бу аерым уңыш. Сүз уңаенда, сугыш еллары турында искә алырга, үзенең сугышчан казанышлары турында сөйләргә яратмый, әмма теләсә нинди кызыклы темага да рәхәтләнеп әңгәмә корырга әзер.
 
Михаил Иванович 1943 елда сугышка китә, ә бары җиде елдан соң гына демобилизацияләнә. Ул Белоруссия фронтында сугыша, батырлык, фидакарьлек күрсәткәне өчен күп кенә сугышчан бүләкләр белән бүләкләнә. Танкка каршы орудие командиры була. 
 
– Бабай Берлинга кадәр барып җиткән, – дип сөйли горурлык белән ветеранның оныгы Оксана Анферова. – Ул көчле рухлы, нык кеше. Аның шундый нык характерлы булуы, тормышны яратуы белән чын күңелдән шатланам. Кадерле бабабыз, без сине бик яратабыз.
 
Сүз уңаенда, ветеранның биш оныкчыгы да бар инде. Хөрмәтле, Михаил Иванович, сезгә бәхетле, озын гомер телибез. Якыннарыгыз янәшәсендә аларның кадер-хөрмәтен, кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәгез!
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International