Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чистай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
ТОР бүлеге
Координаталар кулланып тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тарихы
Муниципаль районы Башлыгы
ИДАРӘ ИТҮ ОРГАННАРЫ
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ
Якташлык
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Геральдика
Чистай муниципаль районының инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Район икътисады
Социаль өлкә
Бушлай чаралар
Иҗтимагый совет, иҗтимагый оешмалар
Кадрлар бүлеге
Милли проектлар
Союз тормышы
Районда РФ һәм ТР территориаль органнары
Конкурслар, җәмәгать тыңлаулары һәм игъланнар
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ ТОРУ
Яшь гаиләләргә торак
Муниципаль контроль
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуация үзәге
Документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
TCC чыгару графигы
НПА проектлары
Карарлар, карарлар, боерыклар
Бюджет үтәлеше турында белешмәләр
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Конституция
Статус документлары
Халык өчен мәгълүмат
Коррупциягә каршы экспертиза
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисаплар
Бюджет буенча ачык тыңлаулар йомгаклары
Матбугат хезмәте
Хәбәрләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми бүлеге
Бәйләнеш
"Чистай хәбәрләре" газетасы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Гражданнар кабул итү тәртибе һәм вакыты
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Интернет-кабул итү
Чистай муниципаль районында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен элемтә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гариза үрнәкләрен йөкләү
Кире элемтә
Элемтә өчен мәгълүмат
Юридик мәсьәләләр буенча халыкны кабул итү
Халык өчен сораштыру
Ышаныч һәм кайнар линия телефоннары
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Чистай муниципаль районы
«Урман утырту көне» акциясе
2016 елның 31 октябре, дүшәмбе
Иртәгә кыямәт көне дисәләр дә, агач утырт, диелә бер хәдистә. Агач утырту - бик кирәкле һәм саваплы гамәл. Чөнки һәр утыртылган агач табигатькә, кешеләргә файда гына биреп калмый, кешенең күңелендә мәрхәмәтлелек һәм әйләнә-тирәдәге һәр нәрсәгә сакчыл караш та уята. Үзең утырткан агач үсеп китсә, хезмәт җимешеңне күрү - үзе бер шатлык.
Республика буенча «Урман утырту көне» акциясе бара. Шул уңайдан безнең Нарат Елга авылында да бик зур эш башкарылды. Бу эшне җирле үзидарә башлыгы Хәмитов Альфред һәм авылыбыз имамы Равил хәзрәт Исмәгыйлев башлап йөрделәр. Өмәдә катнашучылар - авылыбыз егетләре: Җамалетдинов Илмир һәм Илтөзәр, Хаматшин Мансур һәм Илнур, Сибгатуллин Ленар һәм Инсаф, Хәмитов Рифат, Вәлиев Фәйрүз, Шәйхетдинов Гаваз һәм башкалар.
Үсентеләр Биләр урманчылыгы питомнигыннан алып кайтылды. Бу эшне җитәкче урынбасары, күрше Мөслим авылында яшәүче Рамил Нуруллин оештырды. Җиләк- җимеш үсентеләрен Чистай дачаларыннан Вәлиев Фәйрүз һәм Хаматшин Илнур алып кайттылар.
Шулай итеп, октябрь аеның матур бер кояшлы якшәмбесендә авылда эш гөрләде. Мәктәп урамында парк ясау максатыннан 200 төп нарат, 200 төп шомырт, миләш, сырганак, слива, чияләр утыртылды. Язын алмагач үсентеләре утыртыр өчен урын калдырылды.
Агачны утырту гына түгел, аны саклап үстерергә дә кирәк. Шул максаттан утыртылган агач үсентеләре койма белән уратып алынды. Ике көн буена авыл уртасында куелган хезмәттән соң, өченче көнне авылга керү юлына 700 төп тупыл утыртылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яисә килеп чыгу куркынычы турында сигналлар һәм ашыгыч мәгълүмат алганда халыкның гамәлләре турында белешмәлек
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яисә килеп чыгу куркынычы турында сигналлар һәм ашыгыч мәгълүмат алганда халыкның гамәлләре турында белешмәлек
Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә.
Террорчылык акты янаганда яисә кылганда гражданның гамәлләре алгоритмы.
Хәзерге вакытта террорчылык дөньяда иминлеккә һәм тотрыклылыкка иң куркыныч янауларның берсе булып тора. Бүген террорчыларның корбаннары беренче чиратта тыныч кешеләр булып чыга. Еш кына алар теракт куркынычы яки террорчылык һөҗүме вакытында үзләрен ничек тотарга икәнен белмиләр.
Легендар "Метеорлар"янә Камада: Казаннан Чаллыга Чистай аша!
Безнең республика өчен тарихи вакыйга: Татарстанда даими рәвештә тизйөрешле су юлы торгызылды! Дистә еллар тәнәфестән соң заманча "Метеорлар" төбәкнең төп шәһәрләрен яңадан бәйли, гадәти сәфәрне мавыктыргыч сәяхәткә әйләндерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз