24.04.2015 г. “Җинү факелы” дигән муниципаль социаль-патриотик хатер эстафетасы Каргалы җирендә үзенең җиңү адымнарын башлап җибәрде. Эстафетада Каргалы, Татар Сарсазы, Иске Роман һәм Исляй авыл җирлекләре катнашты. Эстафета сегез турдан торды. Беренче турда һәр бер авыл җирлеге “Җиңү язы мәңгегә безнең белән” визиткасы белән чыгыш ясады. Икенче тур – “Бөек җиңү этаплары” темасына сораштыру (разминка) – команда капитаннары сорауларга җавап бирде. Өченче турда командалар “Дәртле сугыш көе” сугыш җырлары театры – сугыш елларындагы җырны сәхнәләштерделәр. Дүртенче турда авыл җирлекләре башлыклары аңлатма бирделэр “Хәлак булганнар алдында баш иябез, исәннәрне кайгыртабыз” – презинтациясе тәкъдим ителде. Бишенче раунд “Без бөек илнең патриотлары” дип аталды. Һәр бер авыл җирлеге ике концерт номер башкарды. Калган раундлар фоеда тәгтим ителде: “Без дөньяны сүрәтлибез” балалар рәсемнәре күргәзмәсе, “Безнең альбом күңелгә якын йөзләрне саклый” дигән альбомнарны һәм “Алар безгә яшәү бүләк иттеләр” дип исемләнгән стендларны тәкъдим иттеләр. Һәр командага катнашучы дипломы бирелде, э җинүче дипломын Каргалы авыл җирлеге яулап алды.