Россия хезмәт Кодексының 112 матдәсе буенча 1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникуллары. Моннан кала 7 гыйнварда Раштуа бәйрәм ителә. Әмма гамәлдә яллар тагын да озынрак булачак. Эшчеләр тарафыннан ялларны һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 3 гыйнвар шимбәсенең ялы 9 гыйнварның җомгасына күчерелә. Ә 10 һәм 11 гыйнвар болай да ялларга туры килә. Димәк, күпчелек халык өчен яңа елда беренче эш көне 12 гыйнвар булачак.
Дәвамлы ялның зыяны юк, дияр күпләр. Анысы шулай. Гадәттә, күпме генә ял итсәң дә, җитми кебек тоела. Озын кышкы каникуллар да сизелмичә узып китә. Хәер, берәүләр өчен мизгел булып тоелган яллар, икенчеләр тарафыннан заяга уздырылган вакыт дип кабул ителә.
Социологлар Россия халкының тоташ ялга мөнәсәбәтен ел саен диярлек тикшереп тора. Күпчелек, әлбәттә, бу күренешкә уңай карый. Әмма илдә “мондый тәртипсезлеккә чик куярга кирәк”, дип санаучылар да табылып тора. Узган ел “Superjob” порталы уздырган сораштырулар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ил халкының 70 проценты озак ялларны хуплый. 14 проценты моны тискәре кабул итә һәм гыйнварның беренче атнасында ук эшкә чыгарга кирәк дигән фикер әйтә.
Шулай да, озын ялларга елдан-ел күбрәк күнегәбез. Тәмен тоеп алдык, күрәсең. Сөенечкә, соңгы елларда бәйрәм ялларын өстәл яныннан китмичә, телевизордан аерылмыйча уздыручылар да кими бара. Кинотеатр, кафе-рестораннар, чыршы мәйданчыклары, шугалаклар – боларның берсе дә яңа ел ялларында буш тормый. Сыра-аракыны күңел ачу чарасы итүчеләр дә кими төшә. Татарстан халкының саллы өлеше алкоголь эчемлекләрсез генә күңел ачу һәм төрле бәйрәмнәр уздыруны гадәти хәл итеп кабул итә башлады.
Яңа елдан кала киләсе елда 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 30 август, 4 ноябрь, 6 ноябрь, шулай ук 17 июль һәм 24 сентябрь көннәренә туры килгән Ураза-бәйрәм һәм Корбан-бәйрәмдәге яллар көтә. Гомумән алганда, Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бастырылган календарь буенча 5 көнлек эш көне булган кешеләр 243 көн хезмәт куячак, шуларның 8е - кыска эш көне булачак. Ял көннәре исә 122 көн булачак – шуларның 18е бәйрәм көннәре һәм 5се бәйрәмнәр ял көненә туры килеп күчерелгән өстәмә яллар.