Хөрмәтле чистайлылар! Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Христосның яңадан тууы бәйрәме белән котлыйм!
Пасха күңелләребезне иман һәм шатлык белән тутыра, мәңгелек кыйммәтләр – шәфкатьлелек, якыннарыбызны ярату һәм игелекле гамәлләр кылырга омтылу турында искә төшерә. Бу якты бәйрәм дөньяны әхлаклырак итә, кешеләрнең бердәмлеген һәм аларның рухи үсешен ныгыта.
Бүгенге көндә аеруча дини кануннарны үтәүдә бердәм булу, дус-тату яшәү, сабырлык, зирәклек һәм якын кешеләрең турында кайгыртучанлык күрсәтү мөһим. Нәкъ менә шушы традицион кыйммәтләр Россияне, аның халкын үзенчәлекле итә һәм халкыбызга теләсә кайсы вакытта нык торырга ярдәм итә.
Кеше икмәк белән генә туена алмый. Теләсә нинди бурычларны –икътисадмы ул яки социаль өлкәме – хәл итүдә уңыш чын кыйммәтләр һәм дини кануннар турында оныта торган җәмгыятьтә мөмкин түгел. Шуңа күрә бу катлаулы чорда гореф-гадәтләргә сакчыл карау, шәфкатьлелек, якыныңа карата мәрхәмәтле булу аеруча мөһим.
Христосның яңадан тууы бәйрәме күңелләрегезне шатлык, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашудан җылылык белән тутырсын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән!