Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча кайнар линия!

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

19 марттан 23 мартка кадәр Татарстанда туберкулезны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультацияләр өчен Кайнар линия ачылды. Консультацияне 8(84342) 5-50-44 телефоны буенча 8: 00 дән 17:00 гә кадәр алырга мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстанда туберкулез белән авыручы 2675 кеше теркәлгән, шуларның 39ы 14 яшькә кадәрге балалар.

Консультацияләр туберкулезны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалауга кагыла. Профилактиканың төп ысуллары булып авыруларны даими тикшерү, прививка ясату һәм изоляцияләү тора.

Сәламәтлегегезне саклагыз һәм белгечләр белән киңәшегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International