«Минем шәҗәрә»конкурсында катнашырга чакырабыз!

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты 1-11 сыйныф укучыларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 18 яшькә кадәрге студентларын ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрә»генеалогик тикшеренүләр конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурсның максаты:

- Гаилә традицияләрен саклау.
- Буыннар арасында элемтәләрне ныгыту.
- Патриотизм тәрбияләү.

Эшләрне кабул итү:

- 2026 елның 23 мартыннан 30 апреленә кадәр.
- Кабул итү урыны: Чистай шәһәре, К.Маркс ур., 46, архив бүлеге.
- Элемтә өчен телефон: 8 (84342) 5-06-05.

Инициативаны хуплагыз һәм гаилә тарихыгызны сөйләгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International