Чистайда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре очрашуы узды.

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Чистайда Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларын берләштергән зона очрашуы узды.

Чарага Чистай, Аксубай, Нурлат, Спас, Яңа Чишмә, Алексеевск һәм Әлки районнарыннан катнашучылар җыелды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы, шулай ук Чистай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Мәзгутов Равил Рафаэль улы катнашты..

Очрашуның беренче яртысы районның мәдәни мирасын өйрәнүгә багышланды, зона утырышы узды. Визит кысаларында делегация Чистайның тарихи үзәгендәге Милли биналарны карады, Чистай мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. "Әмирхания"мәдрәсәсендә дә булдык.

Кич белән тантаналы ифтар булды. Очрашу хис-кичерешләр һәм уңай хис-кичерешләр алмашу белән тәмамланды, хезмәттәшлек һәм бер-береңә хөрмәт атмосферасын ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International