Район башлыгы Дмитрий Иванов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2026 елның 8 марты, якшәмбе

Кадерле һәм сөекле хатын-кызларыбыз! Сезне якынлашып килүче матур яз бәйрәме – 8 Март белән чын күңелдән котлыйм!

Яз сезнең назлы, ягымлы һәм чибәр булуыгызны ассызыклар өчен яратылгандыр, мөгаен. 8 Март – безгә, ир-егетләргә, сезгә иң ихлас соклану һәм рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән сәбәп.

Сез гаҗәеп рәвештә ярашмый кебек тоелган нәрсәләрне үзегездә булдырасыз. Сезнең күбегез – һөнәрдә уңышка ирешкән талантлы җитәкчеләр һәм тәҗрибәле белгечләр. Шул ук вакытта сез кайгыртучан әниләр, гаилә учагын саклаучылар булып каласыз, ә кайберләрегез үз җылысын тәрбиягә алган балаларга да бүләк итә.

Сез – безнең әниләребез, хатыннарыбыз, кыз туганнарыбыз, кызларыбыз – дөньяны яктырак, игелеклерәк итүче һәм аны мәхәббәт белән тулыландыручы кешеләребез. Бу бәйрәм көнендә сезгә иң якты теләкләр телим. Тормышыгыз мәхәббәт, бәхет һәм наз белән тулып торсын. Хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын, ә сез үзегезне һәрвакыт иң яраткан һәм кадерле итеп хис итегез.

Сезгә кайгыртучан булуыгыз, күңел җылыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Без һәрвакыт янәшәдә һәм сезне бик кадерлибез. Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Сәламәтлек, иминлек һәм язгы кәеф телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International