Быел шәһәр хезмәтләре, кар күп булу сәбәпле, язгы ташуга каршы чараларга алдан ук керешә. Төп максат-торак йортларны, юлларны һәм социаль объектларны кар тиз эрегәндә су басудан саклау.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хаматов сөйләвенчә:
"Район башлыгы кушуы буенча су басуга каршы эшне башлыйбыз. Хәзер яңгыр канализациясе башлыкларын ачабыз һәм потенциаль су басу урыннарыннан карны интенсив рәвештә чыгарабыз».
Түбән участокларга һәм Кар сулары туплану ихтималы булган зоналарга аерым игътибар бирелә. Эшләрне башкару өчен кирәкле техника җәлеп ителгән.