2026 елның 4 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә бозлавык;
- төнлә һәм көндез буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарая; көчле җил секундына 15 метр тизлектә.
Юлларда көчле бозлавык (Казан шәһәрендә дә).
Болытлы. Төнлә кар, юеш кар. Көндез бераз кар, юеш кар.
Кайбер районнарда буран, төнлә бозлавык.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9˚.
Көндез максималь температура -3..-7˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.