Очрашуның төп темасы-терлекчелекне үстерүгә бәйле ветеринария-санитария нормаларын үтәү
Чистай районында хайваннар һәм кошлар сәламәтлеген саклауга багышланган эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп тема-районда фермер хуҗалыкларының эше һәм терлекчелекне үстерү турыдан-туры бәйле булган ветеринария-санитария нормаларын үтәү.
Очрашу барышында терлекләрнең баш санын вакытында вакцинацияләү һәм аларның сәламәтлеген даими контрольдә тоту зарурлыгына, карантин таләпләрен төгәл үтәүне дә кертеп, терлекләрне күчергәндә саклык чараларына аерым игътибар бирелде. Шулай ук авыру симптомнарын оператив ачыклау һәм профильле хезмәтләргә кичекмәстән мәгълүмат җиткерү эшенең мөһимлеге ассызыкланды.
Очрашуда катнашучылар шулай ук терлекләрне тоту шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр алдылар.
Алар арасында:
- сыйфатлы һәм куркынычсыз азык куллану;
- биналарны һәм инвентарьны даими дезинфекцияләү;
- фермаларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда санитария культурасын арттыру.
Киңәшмәдән соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин туры эфирда чыгыш ясады. Трансляция барышында ул тамашачыларга хайваннар һәм кошлар сәламәтлеген саклау чаралары турында искәртте.
Мондый очрашулар инфекцияләр таралуны булдырмаска гына түгел, ә районда биологик куркынычсызлык системасын ныгытырга да ярдәм итә.