Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 11 феврале, чәршәмбе

2026 елның 12 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казан шәһәрендә 18 м/с кадәр)

2026 елның 11 февралендә 18 сәгатьтән 12 февралендә 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-17˚.

Көндез максималь температура -9..-12˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International