7 февральдән 9 февральгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә һава шартлары актив фронталь бүленешләр тәэсирендә формалашачак. Вакыт-вакыт уртача һәм көчле кар явуы, күз күреме сизелерлек начараюы, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Исәпләүләр буенча, республиканың күпчелек территориясендә бу чорда 10-25 мм явым-төшем булырга мөмкин, бу 0,5-1 айлык нормага туры килә.
Иң күп явым-төшем Татарстанның көнбатыш районнарында һәм Казан шәһәрендә фаразлана.