Чистай кешесен наркоҗинаять кылуда шикләнәләр.

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Чистай кешесен наркоҗинаять кылуда шикләнеп тоткарлаган.  

Оператив-эзләү чаралары кысаларында полиция хезмәткәрләре Чистайда яшәүче 26 яшьлек кешене тоткарлаган, тоткарланучыны шәхси тикшерү барышында наркотик матдә төргәген тапканнар һәм тартып алганнар.

Эксперт-криминалистик Үзәк үткәргән Экспертиза алынган матдәнең гомуми массасы 0,90 грамм булган «Мефедрон» наркотик чарасы булуын ачыклаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү, эшкәртү»җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Тоткарланган ир-ат, элегрәк шундый ук җинаять кылган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган, бу аның гаебен авырайта.

Шикләнелүче, адвокат барында, үз гаебен таныган. Аңа РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе нигезендә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарны уяулык күрсәтергә һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле теләсә нинди фактлар турында ышаныч телефоны аша яки 102 телефоны буенча полициянең дежур частена хәбәр итәргә чакыра. Анонимлык һәр мөрәҗәгать итүчегә гарантияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International