13 декабрьдә Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - көчле кар, юеш кар, бозлавык; - буран күз күреме начараеп 1-2 км, кыска вакытка 1000 метрдан кимрәк; көндез көчле җил 15-17 м/с кадәр (Казанда буран һәм җил 15 м/с кадәр); - юлларда бозлавык, урыны белән көчле; кар көртләре һәм кар боткасы (һәм Казан); - төнлә һәм иртән томан.
Болытлы. Кар, юеш кар, кайбер районнарда көчле. Урыны белән буран, бозлавык. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан: төнлә 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 13 м/с, көндез 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 15-17 м/с.һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы көндез -1.-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар көртләре һәм кар боткасы.