Чистайда аппарат киңәшмәсендә район кулланучылар җәмгыяте эше, агросәнәгать комплексының уңышлары һәм оператив вәзгыять турында фикер алыштылар
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов планлы аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда өч төп мәсьәлә каралды: Чистай районы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге, агросәнәгать комплексындагы эшләр торышы һәм райондагы оператив хәл
Катлаулы шартларда социаль юнәлешне саклыйлар
Чистай районы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге турындагы хисапны идарә рәисе Наилә Хәбибуллина тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, оешма өчен ел җиңел булмады, әмма коллектив яңа шартларга җайлашып бара. 2025 елда җыелма әйләнеш 79 млн 301 мең сумга җиткән, шуларның 43 млн 178 мең сумы ваклап сатуга туры килгән.
Расланган график нигезендә күчмә сәүдә дәвам итә: автолавка 9 торак пунктка хезмәт күрсәтә. Аз керемле булуга карамастан, бу эш ерак җирлекләрдә яшәүчеләр өчен социаль әһәмиятле булып кала бирә.
Наилә Нәгыйм кызы республика Хөкүмәте тарафыннан сизелерлек ярдәм күрсәтелүен ассызыклады. Агымдагы елда республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелде:ит, чимал һәм күн чималы әзерләүгә һәм сатуга – 1 млн сум; район үзәгеннән 11 км ераклыкта урнашкан торак пунктларга беренчел кирәк — ярак товарларын китерү чыгымнарының бер өлешен каплауга-2,5 млн сум.
Яшелчә культуралары орлыкларын тарату буенча республика программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Чистай районы кулланучылар җәмгыяте авыл җирлекләре башлыкларына кәбестә үсентесе — 2600 данә; суган-700 кг; кишер орлыгы — 16 кг; чөгендер орлыгы — 16 кг тапшырды.
Бүгенге көндә предприятиенең хезмәт хакы, салымнар һәм җыемнар буенча вакыты чыккан бурычы юк. Сәүдә челтәре товар запаслары белән тәэмин ителгән, алар 1 декабрьгә 11 млн 88 мең сум тәшкил иткән.
Районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы-70 мең сумнан артык
Агросәнәгать комплексының 11 айлык эш йомгаклары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Хисап чорында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 5,1 млрд сумга җитте. Җитештерү индексы узган елның шушы чорына карата 119% тәшкил итте, барлык тармакларда да үсеш күзәтелә. Үсемлекчелектә, бигрәк тә бәрәңге җитештерүдә шактый үсеш күзәтелә. Ит җитештерү буенча үсеш узган елга караганда 39 процент тәшкил иткән, сөт җитештерү буенча – 8 процент. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт җитештерүчәнлеге бермә-бер артты.
Бүгенге көндә эре мөгезле терлекләр саны 9 279 баш тәшкил итә, узган елга караганда үсеш – 24 процент. «Молко» хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыклары баш санын сизелерлек арттырды.
11 ай нәтиҗәләре буенча районның агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы 70 мең 143 сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда үсеш – 117 процент.
Сводкада-ялган акча купюрасын сату
Узган атна йомгаклары буенча оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары-полиция начальнигы Сергей Атуров сөйләде.
Район территориясендә барлыгы 6 җинаять теркәлгән. Сводкада-3 мошенниклык, урлау, ялган акча купюрасын сату, наркотик чараларны законсыз сату факты.
Район юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 93 кешене җаваплылыкка тарткан, шуларның өчесе исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән.
Бер атна эчендә 120 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән икешәр кеше җәмәгать урынында исерек хәлдә пәйда булган һәм махсуслаштырылган хезмәтләрне ялган чакырган өчен.
Утырышны тәмамлап, район башлыгы Дмитрий Иванов һәр каралган мәсьәлә буенча иң мөһимен билгеләп, нәтиҗәләр ясады һәм киләсе атнага планнар билгеләде. Моннан тыш, ул коллегаларының игътибарын бүгенге истәлекле даталарга – Ватан Геройлары көненә һәм коррупциягә каршы көрәш көненә юнәлтте.