11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектәге җил, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараеп килүче буран, юлларда бозлавык көтелә.
Болытлы. Кар. Урыны белән буран.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, урыны белән 15 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9˚.
Көндез максималь температура -3..-6˚.
Юлларда бозлавык.