Полиция участок уполномоченныйлары хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә гражданнар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган затларга шәхси мәгълүматны, банк мәгълүматларын, раслау кодларын һәм башка конфиденциаль мәгълүматларны тапшыруның ярамавы турында кисәтте. Килүчеләргә алдауны булдырмаска ярдәм итә торган саклык чаралары турында искә төшерделәр.
Шулай ук, яшүсмерләр зыян күргән мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре медицина көллияте студентлары, 16нчы мәктәп укучылары һәм Йолдыз мәктәбе укучылары белән очрашулар оештырды.
Әңгәмә барышында полицейскийлар җинаятьчеләрнең чит акчаларны һәм шәхси мәгълүматларны үзләштерергә тырышу ысулларын җентекләп аңлаттылар. Моннан тыш, мошенниклык схемаларында катнашу, шул исәптән дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы мәсьәләләре дә аңлатылды.
Полиция хезмәткәрләре аңлатканча, җинаятьтә аңсыз катнашу да җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән җинаять эзәрлекләвен дә.