Рәсем ясау-балаларның иң яраткан мавыгуларыннан берсе. Ул шатлык китереп кенә калмый, бәлки аларның үсешенә дә ярдәм итә. Кибетләрдә иҗат өчен бик күп төрле товарлар табарга мөмкин, бу балаларга фантазия күрсәтергә һәм уникаль сәнгать әсәрләре тудырырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә буяуларның күп төрләре бар — бармак, акварель, акрил һәм гуаш төсләре. Роспотребнадзор продукциянең сыйфаты югары дәрәҗәдә калырга тиешлегенә игътибар итә.
Балалар буяулары мәктәп кирәк-яракларына керә һәм «балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында» Таможня берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килә (ТР ТС 007/2011). Бу регламент мондый товарларда химик матдәләр микъдарына чикләүләр билгели.
Буяулар сайлаганда балагызның яшен исәпкә алыгыз. Төргәктәге буяуларның нинди яшь өчен каралуы турындагы мәгълүматка игътибар итегез.
Җитештерүче, яраклылык сроклары һәм куллану кагыйдәләре турындагы мәгълүматларны өйрәнү мөһим. Сез никадәр күбрәк мәгълүмат алсагыз, куркынычсыз һәм сыйфатлы продукт сайлау ихтималы шулкадәр югары. Төргәктәге барлык мәгълүматның рус телендә булуына инаныгыз.
Буяулар бертөрле һәм кипмәгән булырга тиеш-консистенция товар сыйфатында төп роль уйный. Шулай ук буяуларда кискен химик ис булмавына игътибар итегез.
Рәсем ясау өчен буяулар сайлагыз: сыйфатлы продукт баланы сөендереп кенә калмыйча, аның иминлеген дә тәэмин итәчәк.