Чистай районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе билгеләнде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Сезгә хәбәр итәбез: Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елның 10 ноябрендәге 26-О номерлы боерыгы нигезендә Чистай районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе итеп Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы билгеләнде.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре турындагы Нигезләмә нигезендә, җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычы муниципаль берәмлектә баланың хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешенә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру, әлеге мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкилгә үз вакытында мәгълүмат бирү, шулай ук республикада яшәүчеләр арасында хокукый агарту үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International