Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында Бердәм кабул итү көнен үткәрү турында мәгълүмат
Ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен 2025 елның 2 декабрендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә Бердәм кабул итү көне оештырылачак.
Кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Карл Маркс ур., 46 йорт, 12 нче кабинет.
Кабул итүдә түбәндәге хезмәтләр һәм ведомстволар катнашачак:
- Чистай шәһәр прокуратурасы вәкилләре,
- Суд приставлары,
- Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре,
- Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге,
- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының - - Чистай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе.
Кабул итүгә алдан +7 (884342) 5-37-68 телефоны буенча язылырга мөмкин.