28 ноябрьдә, Әниләр көне алдыннан, Чистайда Ватанны саклаучыларның әниләренә багышланган махсус концерт булды. «Ватан рухы, Россия хатын-кызлары» чарасы чын геройлар тәрбияләгән хатын-кызларга тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе булды.
Башлыкның беренче урынбасары Константин Валентинович Иванов әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды. «Чистай - фронт» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Сөләйманова Чулпан Габдрахман кызы һәм Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Мариипова Мария Михайловна да тирән эчтәлекле сүзләр белән чыгыш ясадылар.
Бу көнне сәхнәдән уллары Ватан өчен гомерләрен биргән аналарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Артистлар күңелгә үтеп керерлек номерлар башкарып, очрашу геройларына рәхмәтләрен белдерделәр. Концерт программасында Чистай вокалистлары, бию һәм җыр ансамбльләре катнашты.
Чара мәдәни-ял итү үзәге тарафыннан әзерләнде, программаның режиссеры — Светлана Кузнецова.
Анна Венидиктованың концерт фотосурәтләрен сылтама буенча карарга мөмкин:
https://vk.com/album419646714_307733690