Коррупция турында кая хәбәр итәргә мөмкин?

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

"Коррупция — ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, йә физик затның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, үз вазыйфаи хәленнән башка төрле законсыз файдалануы, файда алу. Файда төрле формада булырга мөмкин,ришвәт алудан һәм акча урлаудан башлап дусларга һәм туганнарга законсыз ярдәм итүгә кадәр.

Коррупциягә каршы тору нигезләре факттагы контрольгә һәм җәзага гына түгел, ә коррупцияне булдырмауга да юнәлдерелгән алымның системалылыгында. Коррупциягә каршы көрәштә барлык гражданнарны бу эшкә җәлеп итеп кенә реаль нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа күрә һәркем коррупция турында кая хәбәр итәргә икәнен белергә тиеш.

Телдән яки язма гариза белән якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук прокуратурага гариза бирергә мөмкин.

Моннан тыш, һәр оешманың стендларында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча мәгълүмат, шулай ук гражданнарның коррупция юнәлешендәге мөрәҗәгатьләре өчен «ышаныч телефоны» һәм «ышаныч яҗәсе» нең эше турында мәгълүмат урнаштырыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында баскыч мәйданчыгында «Ышаныч тартмасы» бар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча "Ышаныч телефоны" эшли: +7 (987) 296-68-93. Әлеге номер буенча шалтыратырга һәм коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат калдырырга мөмкин.

Шулай ук ришвәтчелек, хезмәт урыныннан явызларча файдалану һәм башка коррупцион җинаятьләр турында белгән һәркем 5-01-77 телефоны буенча шалтырата ала. Мин, ЧМР башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе буларак, эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр шалтыратуларны шәхсән кабул итәм."- дип шәрехләде Алексей Еимов, ЧМР башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International