Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов планлы аппарат киңәшмәсе үткәрде
Анда катнашучыларның игътибар үзәгендә өч төп мәсьәлә булды: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлеге эше, агросәнәгать комплексындагы вәзгыять һәм оператив вәзгыять.
Документлар әйләнеше электрон форматка күчерелде
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлеге эше турында җитәкчесе Андрей Наумов сөйләде. Оешма штаты 19 кеше тәшкил итә, асылда 14 кеше эшли. Ике бүлек эшли: бюджет үтәлеше, исәп-хисап һәм хисаплылык. Эшчәнлек 16 республика һәм 149 муниципаль учреждение буенча алып барыла. Казначылыкта барлыгы 533 шәхси счет ачылган, аларның һәркайсы буенча чыгымнарның аерым сметасы ачылган.
Банклар һәм РФ казначылыгы белән эш электрон документ әйләнеше буенча алып барыла, бу документларны китерү процессын оптимальләштерергә һәм мәгълүматларны җиткерүнең оперативлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Тулаем савым 400 тоннадан артык тәшкил итте
Агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Узган атнада тулаем савым 408 тоннадан артык тәшкил итте. Шуның 386 тоннасы сатылган, уртача бәясе-килограммы 39 сум 50 тиен. Сатудан кергән акча 15 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Савым сыерларының продуктлылыгы бер сыерга 21 килограмм тәшкил итә. Параллель рәвештә терлекләрнең баш санын арттыру буенча эш дәвам итә, бер атнада 43 бозау алынган.
Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә.
Сводкада-5 мошенниклык факты
Бер атна эчендә оператив сводканы Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов тәкъдим итте. Узган атнада район территориясендә 6 җинаять теркәлгән. Сводкада-5 мошенниклык факты, наркотикларны законсыз саклау факты.
Юлларда 22 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 83 кешене җаваплылыкка тарткан, 3 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. Барлыгы 90 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Чыгыш ясаучыларны тыңлап, Эдуард Хәсәнов нәтиҗәләр ясады һәм алдагы атнага бурычлар куйды.
Мошенниклыкны кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Эдуард Рөстәм улы мошенниклар корбаннарының яше кимү тенденциясен билгеләп үтте һәм барлык категория гражданнар арасында аңлату эшен көчәйтүнең мөһимлегенә басым ясады.