23 ноябрьдә Чистай районы спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр Континенталь хоккей лигасының «Нефтехимик» (Түбән Кама) һәм «Салават Юлаев» (Уфа) командалары арасындагы матчында кунакта булдылар.
Әлеге чара «Нефтехимик» хоккей клубы һәм Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов инициативасы белән оештырылды.
"Спорт безне берләштерә, энергия бирә һәм зур эшләргә илһамландыра. Мин балаларның якты матчны карый алуларына һәм профессионаллар уеныннан әйтеп бетергесез хисләр кичерүләренә шатмын", - дип билгеләде Эдуард Хәсәнов.
Яшь спортчылар өчен профессиональ хоккей матчына бару уңай эмоцияләр алырга гына түгел, ә профессиональ хоккейчылардан уен тәҗрибәсен үзләштерергә дә мөмкинлек бирде.