23 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез томан;
- иртән һәм көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә көчле явым-төшем.
Болытлы.
Төнлә бераз яңгыр ява. Иртән һәм көндез явым-төшем, урыны белән көчле, яңгыр һәм юеш кар рәвешендә.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура +4..+7˚.