14 ноябрь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә секундына 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Болытлы, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр ява.
Көндез явым-төшем юк.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+4˚.
Көндез максималь температура +7..+9˚.