«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Чистай үзәк район хастаханәсенә заманча цифрлы рентген маммографы Р-500 «Маммоскрин»килде.
Яңа аппарат радиация тәэсиренең минималь дозасында югары сыйфатлы сурәтләр белән тәэмин итә. Бу тагын да төгәлрәк диагностик мәгълүматлар алырга, хәтта башлангыч стадияләрдә дә сөт бизләре тукымаларының патологик үзгәрешләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, даими маммография-күкрәк онкологиясе авыруларын иртә ачыклауның ышанычлы ысулы. Вакытында диагностика һәр хатын-кызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала ала!
Хатын-кызларга киңәш итәбез:
40 елдан соң-ике елга бер тапкыр тикшерү узарга;
50 яшьтән соң-ел саен маммографиягә йөрү.
Иртә диагностика-уңышлы дәвалану һәм сәламәтлекне саклау нигезе!
Маммография кабинеты:
К. Маркс ур., 59/3 й., керү: 2
Ял көннәреннән тыш, көн саен.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Тикшерүгә бүген үк язылыгыз.