10 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Аязучан болытлы һава. Бераз яңгыр, төнлә урыны белән.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚.
Көндез максималь температура +4..+7˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.