Россия Банкы сораштыру үткәрә

2025 елның 7 ноябре, җомга

Хәзерге вакытта Кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов контролендә.

Россия Банкы халыкның кредит-финанс өлкәсендә хезмәтләрнең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән сораштыру үткәрә (алга таба-сораштыру).

Сораштыру 2025 елның 1-28 ноябрендә Россия Банкының рәсми сайтында урнаштырылган шәхессез сораштыру формаларын тутыру юлы белән үткәрелә.

Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе-Милли банк узган елларда әлеге сораштыруны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә һәм агымдагы елда сезнең предприятие исеменнән сораштыру узуны, шулай ук анда катнашу өчен хезмәткәрләрне җәлеп итүне сорый.

Сораштыруны түбәндә күрсәтелгән интернет-ресурска сылтама буенча узарга мөмкин http://www.cbr.ru/information_security/anketa/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International