Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

5 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с ка кадәр көчле җил сакланачак (Казанда 16 м/с ка кадәр), юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Аязучан болытлы һава.
Төнлә яңгыр рәвешендә бераз һәм уртача явым-төшем, урыны белән юеш кар ява. Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.
Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-18 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚.
Көндез максималь температура +4..+6˚.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International