Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

2025 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән:

- 3 ноябрь көнне көндез, 4 ноябрь көнне төнлә һәм иртән - томан;

- 4 ноябрь иртәсендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;

- 4 ноябрь көнне көндез көчле җил секундына 15-18 метр тизлектә.

2025 елның 3 ноябрендә 18 сәгатьтән 4 ноябрендә 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшем юк. Иртән һәм көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем була.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-4˚.

Көндез максималь температура +1..+4˚.

Иртәнге сәгатьләрдә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International