Консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
2025 елның 26 октябрендә 21 сәгатьтән 27 октябрендә 10 сәгатькә кадәр
27 октябрьдә төнлә һәм иртән Чистай муниципаль районы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Кечкенә һәм уртача яңгыр, көндез урыны белән.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+4˚.
Көндез максималь температура +6..+10˚.