Район Советының чираттагы утырышында депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хупладылар
Бүген Чистай районы Советының чираттагы утырышы булды, аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Сессия Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Долгов катнашында узды.
Утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе турында иде.
- Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссиясенә тиешле документлар белән өч гариза бирелгән иде, - дип хәбәр итте Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссиясе рәисе Ирек Кадамов. - Барлык гаризаларны карап, кандидатларның һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләп, конкурс комиссиясе район Советы утырышында Эдуард Рөстәм улы Хәсәнов һәм Дмитрий Михайлович Басанов кандидатураларын карауга тәкъдим итәргә булды.
Депутатлар бертавыштан Эдуард Хәсәновны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп расладылар. Бу вазыйфага Эдуард Рөстәм улы өченче тапкыр сайланды.
Хөрмәтле депутатлар! Яңа ышаныч өчен рәхмәт. Максатлар һәм бурычлар үзгәрмәде-районыбыз, анда яшәүчеләр файдасына эшләү. Аз эшләнмәгән, әмма тагын да зуррак эш башкарасы бар әле. Ярдәмегез өчен рәхмәт! Аралашуыма, уртак һәм нәтиҗәле эшемә һәрвакыт шатмын! диде Эдуард Хәсәнов.