Чистай коммуналь хезмәткәрләре кышкы сезонга әзерлекне төгәллиләр.

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

- Коммуналь хезмәтләр кышкы сезонга әзерлекне төгәллиләр. Барлык кирәкле кар җыю һәм башка махсус техника бар, алар төзек хәлдә, штат комплектланган, бозга каршы реагентлар запаста, — дип шәрехләделәр шәһәр Башкарма комитетында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кышкы сезонга предприятиедә 1 мең тонна ком; 3,5 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән. Ләкин запаслар тагын да тулыланачак әле.

Кар җыю процессында һәм гомумән шәһәр юлларын карап тоту эшендә тиешле сыйфатта 33 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International