2025 елның 20 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 4-9 м, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+4˚.
Көндез максималь температура +9..+12˚.