19 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Бераз яңгыр ява, төнлә урыны белән уртача.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән тизлеге 12 м/с ка җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚.
Көндез максималь температура +6..+10˚.