51 яшьлек җирле хатын-кыз полициягә үзенә карата мошенниклык гамәлләре кылу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Гаризада ул алдау корбаны булуын һәм бер миллион сумнан артык зур суммадагы акчалардан мәхрүм калуын күрсәткән.
Зыян күрүче сүзләренчә, мессенджерларның берсендә ул СССР чорында туган гражданнарга дивидендлар түләүне вәгъдә иткән интернет-реклама күргән. Тәкъдим белән кызыксынып һәм түләүләр алу шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга теләп, хатын-кыз рекламада күрсәтелгән сылтама буенча күчте.
Шуннан соң озак та үтми аның белән үзен ниндидер инвестиция компаниясе аналитигы дип таныштырган билгесез кыз элемтәгә керә. Шалтыратучы хатын-кызга акчаларны табышлы проектларга инвестицияләү юлы белән керем алу мөмкинлеген тәкъдим итә, капитал салуларның югары керемлелеген гарантияли. Чистайда яшәүче хатын, үгетләүләргә бирелеп һәм финанс файда алырга теләп, бу тәкъдимне кабул итә.
Башта хатын-кыз җинаятьчеләр күрсәткән счетка 8 000 сум, аннары 10 000 сум күчергән. Әмма мошенниклар белән хезмәттәшлек моның белән генә тәмамланмады. Алдагы ай дәвамында зыян күрүче мошенниклар күрсәткән счетларга берничә акча күчергән, аларның гомуми суммасы 1 миллион сумнан артып киткән.
Счеттан акча чыгару омтылышлары уңышсыз булып чыкты.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе (мошенниклык) белән каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре чираттагы тапкыр гражданнарның игътибарын нинди дә булса финанс операцияләре, бигрәк тә инвестицияләр белән бәйле, башкарылыр алдыннан югары уяулык күрсәтергә һәм теләсә нинди мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәклегенә юнәлтәләр.