8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәрге чорда республиканың күпчелек территориясендә урманнарның янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак, 10 октябрьдән башлап урыны белән төньяк-көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш (5 класс) куркынычы көтелә.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+7˚.
Көндез максималь температура +15..+18˚.