Депутатлар район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә кайбер мөһим мәсьәләләрне карадылар.
Утырышның көн тәртибендәге беренче пункт муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларны иминләштерү тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәгә кагылышлы мәсьәлә булды. Бу темага район Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов доклад ясады. Документ район муниципаль хезмәткәрләрен социаль яклауның төгәл кагыйдәләрен билгели. Ул киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Советның «муниципаль районда бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау турындагы» карарына актуаль үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.
Ул шулай ук көн тәртибенең өченче пункты буенча да чыгыш ясады-депутатлар җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру мәсьәләсен карадылар.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова палата эшчәнлеге турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр проектын тәкъдим итте.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова балигъ булмаганнар эшләре буенча Комиссия эшенә багышланган доклад белән чыгыш ясады.
– Яңа чакырылыш муниципаль район Советы эшли башлау сәбәпле, балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларны яклау комиссиясенең 20 кешедән торган яңа составын расларга кирәк, - диде Галина Юрьевна.
Утырышта каралган барлык карар проектлары депутатлар тарафыннан бертавыштан расланды.
Утырыш бүләкләү белән тәмамланды. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Әхмәдулла улы Заһидуллин Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының Мактау грамотасына лаек булды.