8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Чистай муниципаль районының күпчелек территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак, 10 октябрьдән башлап республиканың төньяк-көнчыгышында урыны-урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) көтелә.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.минималь температура төнлә +4..+7˚. Көндез максималь температура +16..+18˚.