8 октябрьдән 15 октябрьгә кадәрге чорда республиканың күпчелек территориясендә урманнарның янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак, 10 октябрьдән башлап урыны белән төньяк-көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш (5 класс) куркынычы көтелә.
2025 елның 8 октябрендә 18 сәгатьтән 9 октябрендә 18 сәгатькә кадәр көтелә:
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+4, урыны белән -2 кадәр.
Көндез максималь температура +15..+17˚.