2025 елның 6 октябрендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 46 йорт, 12нче кабинет адресы буенча ата-аналары алимент түләүдән читләшкән балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне үткәреләчәк.
Гражданнарны кабул итүдә вәкилләр катнашачак:
Чистай шәһәр прокуратурасы
Суд приставлары хезмәтләре
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге
Чистай шәһәре мәшгульлек үзәге
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 5-37-68
Кабул итүдә сез алимент түләтү, дәүләт ярдәме чаралары һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация ала аласыз.