2025 елның 28 сентябреннән 7 октябренә кадәр Чистай муниципаль районы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+3, урыны белән -2 кадәр.
Көндез максималь температура +15..+17˚.