Бүген «Сәгатьчеләр Бистәсе» ТИҮдә 16 нчы мәктәп укучыларының хокук саклау органнары вәкилләре белән мөһим очрашуы булды. ТИҮ җитәкчесе Добга Добронравова полиция хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Хокук тәртибе җәмәгать пункты башлыгы Раилә Сибгатуллина куркынычсызлык айлыгы чаралары турында сөйләде.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча Инспектор Ксения Минхасапова балаларга мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте.
Полиция участок уполномоченные Айрат Миңнебаев мошенниклыкның заманча ысуллары турында кисәтте.
Очрашу викторина белән тәмамланды, җиңүчеләр слга Добронравовадан татлы призлар алдылар.