Консультация-кисәтү метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 23 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.

23 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-17 метр тизлектә.

​Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+15˚.

Көндез максималь температура +26..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International