Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тентү барышында Чистай шәһәренең 26 яшьлек кешесенә караган шәхси йорт гаражында үсемлек матдәсе табылган һәм алынган. Беренчел бәяләүләр буенча, әлеге матдә наркотик матдә билгеләренә ия.
Эксперт-криминалистик бүлекчә үткәргән тикшеренү турындагы белешмә буенча, алынган матдә гомуми массасы 580 грамм булган киндер наркотик чарасы булып тора.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан җыелган материаллар нигезендә Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлеге маддәнең санкциясе өч елдан алып ун елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны биш йөз мең сумга кадәр күләмдә штраф яки өч елга кадәрге чор өчен хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә яки ансыз гына ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота. Хәзерге вакытта җинаятьнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Полиция хезмәткәрләре гражданнарны наркотик чараларның законсыз әйләнеше, шул исәптән сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү һәм сату өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтә. Наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары турындагы теләсә нинди мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә 02, 102 телефоны буенча хәбәр ителергә мөмкин.