Казандагы "Восхождение" реабилитация үзәге базасында СВО катнашучылары өчен стационар эшли
Быел июньнән Казандагы "Восхождение" реабилитация үзәге базасында Махсус хәрби операция катнашучылары — сугыш ветераннары өчен махсуслаштырылган стационар эшли. Монда инде терегезү курсын үткәннәр арасында — "Алга" батальоны иреклесе Александр Захаров бар.
Александр Александрович СВО вакытында ярчык тиеп яраланган, инсульт кичергән һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле демобилизацияләнгән. "Восхождение" үзәгендә реабилитацияне ул Чистай районындагы "Ватанны Сакчылары" Дәүләт фонды филиалының социаль координаторы ярдәме белән үткән.
— Ял итү өчен искиткеч урын: яхшы туклану, сыйфатлы дәвалау һәм игътибарлы персонал, — дип уртаклашты ветеран. — Миңа массаж, физиотерапия, дәвалау физкультурасы курсы үткәрделәр, организмны терегезү өчен дәвалау ваннасы һәм башка процедуралар билгеләделәр.
Чистай районындагы "Ватанны Сакчылары" Дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Әлбинә Сираева сөйләвенчә, Александр Захаровка III төркем инвалидлык рәсмиләштерүдә, Казан сугыш ветераннары госпиталендә тирәнтен диспансеризация үтүдә һәм РКБда ярчыкларны алу операциясендә ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, ул өстәмә ярдәм чараларына электрон сертификаттан файдаланды.
Хәзер Александр Александрович СФР юлламасы буенча Төмәндәге "Тараскуль" реабилитация үзәгендә дәвалану үтә. Бу сайлау очраклы түгел: монда ул сәламәтлеген терегезү генә түгел, ә үзе үскән туган якларда вакыт уздыру, балачак дуслары белән очрашу мөмкинлеген дә ала.
— Мин үземнең социаль координаторыма даими ярдәме өчен тирән рәхмәтле һәм миннәтдар, — диде сугыш хәрәкәтләре ветераны Александр Захаров.