Татарстан Республикасы Транспорт министры Чистай районының юл объектларын карады

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Чистай районына эш визиты белән килде, анда район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Подряд оешмалары вәкилләре һәм «Главтатдортранс» ДКИ белгечләре белән очрашуда 2025-2027 елларга юл эшләре программасы, шулай ук 2026-2028 елларга объектларны төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлауның перспектив планнары турында фикер алыштылар.

Сәфәр барышында министр районның кайбер юл объектларын, шул исәптән Чистай шәһәренең К.Маркс һәм Вәлиев урамнарының ремонтлана торган участокларын шәхсән үзе карап чыкты. Фәрит Хәнифов эш барышын уңай бәяләде һәм: «күперләр һәм юлүткәргечләр юл инфраструктурасының техник яктан иң катлаулы объектлары исәбенә керә, юл хезмәтләре бурычларны уңышлы үти», - дип ассызыклады.

2025 елда Чистай районында «Казан – Оренбург» - Кубасса автомобиль юлын һәм Чистай-Түбән Кама трассасы участогын капиталь ремонтлауны да кертеп, әһәмиятле юл проектлары гамәлгә ашырыла.

«Яшәү өчен Инфраструктура» милли проекты кысаларында Чистайда Бутлеров урамындагы Берняжка елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясала, шулай ук «Казан-Оренбург» - Чистай»автомобиль юлындагы күпергә ремонт ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International